РУ’ПИЯ и. санскр. 1) XV гасырдан алып Һиндстанда басылган көмеш акча. Шулчак биш көлчә иясе: – Миңа бу акчадан биш рупия тиеш, ә синең өч көлчәңә – өч рупия, – дип, үз өлешен даулый башлаган. Әкият

2) Һиндстан, Индонезия һәм кайбер башка илләрдә акча берәмлеге. Соңгы рупия акчаларны кибетче алдына китереп селеккәч, сатучы сингал егете, елмаеп, чәйнең иң яхшы сортларыннан тагын берничә пачканы алдыма куйды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә