РУМЫ’НЧА рәв. 1. 1) Румын телендә. Румынча сөйләшү

2) Румыннарга хас булганча. Туйны румынча үткәрү

2. с. мәгъ. 1) Румыннарга хас булган. Румынча бәрәңге гуляшы. Ватаным Татарстан

2) Румын телендә булган, румын телендә язылган. Монда да авылларның татарча исемнәре әкренләп румынча исемнәр белән алмаштырыла, аларның тарихи татарча исемнәре тик әдәби әсәрләрдә һәм халык хәтерендә генә сакланып кала. Казан утлары

3. и. мәгъ. Румын теле. Румынчаны җиңел генә өйрәнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә