РУЛЕТ и. фр. махс. 1) Хайван яки балыкның йомшак итеннән төреп, ыслап әзерләнгән ашамлык. Итне 6–7 миллиметр калынлыктагы телемнәргә бүлеп, һәркайсын агач чүкеч белән суккалап йомшарталар, тоз һәм борыч сибәләр, буена 2–3 караҗимеш тезеп, рулет итеп төрәләр, тешказыгычлар белән беркетәләр, тоз, борыч сибәләр. Мәдәни җомга

2) Тартылган иттән эченә нәрсә дә булса салып, озынча түгәрәк формада пешерелгән ашамлык

3) Эченә варенье, павидло һ.б. нәрсәләр салып пешерелгән татлы камыр ризыгы. Октябрь бәйрәменә дип дүртәр йөз грамм рулет бирделәр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә