РУДА и. слав. Составында металл яисә аларның кушылмалары булган тау токымы, табигый минерал, чимал; мәгъдән. [Борынгылар] Күлләрдән руда чыгарганнар, ә руданы эретеп, тимер уклар ясаганнар. М.Хәбибуллин. Бай урманнар, игенчелек өчен уңдырышлы туфрак, --- бакыр рудасы, --- кыйммәтле җәнлек тиреләре һәм балык – боларның барысы да дәүләтнең зур тизлек белән икътисади үсешенә ярдәм иткән. Т.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә