РУБИН и. лат. махс. 1. Корундның кызыл төстәге төре, асылташ; кызыл якут, ләгыль. 1325 рубин һәм турмалин, 559 фирүзә, 16 энҗе, 28 сапфир һәм 36 башка асылташлар белән бизәлгән, кыйммәтле металлардан эшләнгән бу тәхетне финанс яктан, тарихи яктан – аеруча, бәяләп тә бетереп булмый хәтта. Ватаным Татарстан 2. с. мәгъ. 1) Шул асылташтан гыйбарәт, шуннан ясалган. Ир кеше хатынына рубин кашлы балдак бүләк итәргә тиеш. Туйлар 2) Шул асылташ төсендәге, кызыл. Бәллүр чәркәләргә рубин төсендәге шәрабләр, опал төсендәге коньяклар коелды. Шәһри Казан |