РӨХСӘТСЕЗ с. 1. Рөхсәт алмыйча эшләнгән; рөхсәт ителмәгән. Боларның рөхсәтсез чакта күпләп җәнлек кырганнарын фаш итәргә алынган. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. Рөхсәт бирелмичә, рөхсәт булмыйча, үзара килешмичә, рөхсәттән башка, рөхсәт алмыйча. Ләкин гармун кадәр гармунның өй түрендәге сандыктан рөхсәтсез алынуын да, аның яндырылуын да яшереп калып булмый. Н.Әхмәдиев. Егет белән кыз сөйләшәләр, ә шушы вакытта күңелләре, ихтыярларыннан рөхсәтсез генә, бер-берсенә нур сигналлары тапшыралар бугай. Х.Камалов. Нишләп безнең өйгә рөхсәтсез кердегез? Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә