РӨХСӘТНАМӘ и. гар.-фар. к. рөхсәт кәгазе. Язма чыганакларда кондыз яшәгән урман сулыкларында аларны аулау өчен махсус рөхсәтнамә бирелгәнлеге турында язылган. Р.Фәхретдинов. Шулай да Рәсәй дәүләт мәгарифенең бер өлеше булган Татарстан дәүләт мәгарифенең республика чикләрендә рәсми статуска ия рөхсәтнамә бирү хокукы бар. И.Әмирхан. Узган ел күпфатирлы торак төзелешенә – 185, шәхси торак төзелешенә 120 рөхсәтнамә бирелгән. Шәһри Казан |