РӨХСӘТ и. гар. 1. 1) Бер кеше тарафыннан икенче бер кешегә берәр төрле эшне эшләргә бирелгән ризалык. Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Г.Тукай

2) Ризалыкны раслый торган документ. Рәсми һәм хөкүмәт рөхсәте белән ачыла торган бу җәмгыятьләрдәге эшләр рәсми дәфтәрләргә теркәп барыла. Р.Фәхреддин

2. хәб. сүз мәгъ. Ризалыкны, уңай җавапны белдерә. Шулай булгач, үзегезгә тагы бер сорау бирергә рөхсәтме? Р.Мөхәммәдиев

Рөхсәт бирү к. рөхсәт итү. Рөхсәт итегез 1) Берәр нәрсә эшләргә рөхсәт, ризалык сорау. Инде әлеге мәкаләдән өземтә китерергә рөхсәт итегез... Р.Зарипов; 2) Нәрсәнең дә булса башлануын тәкәллеф белән белдергәндә кулланыла. [Зөлфия:] «Якты юл» партия оешмасының җыелышын ачарга рөхсәт итегез. Р.Ишморат. Рөхсәт итү Нәрсәгә дә булса ризалык бирү. Әйдәгез, әйдә, сезгә генә читән аша керергә дә рөхсәт итәм. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә