РӨКҮГЪ и. гар. 1) Алга таба иелү хәрәкәте, бил бөгү. Хөкемдарны сәламләү рөкүгы

2) дини Намазда кулларны тезгә куеп бил бөгеп тору позасы. Ул җеназа намазы башка намаз кебек түгел, рөкүгъ, сәҗдә юк, аягүрә дүрт тәкбир белән тәмам була. К.Насыйри. [Хәдичә түти], --- бөтенләй онытылып, рөкүгъ урынына сәҗдәгә китеп бара. Г.Бәширов. --- башкалардан качып кына намаз укый торган урынына сыгылып төште, кыйбласына борылды, бер сәҗдәгә китеп, бер рөкүгъта торып, ләгънәтен кире кайтара башлады. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә