РОЯЛЬ и. фр. Металл кыллары горизонталь урнашкан, клавишлы зур музыка коралы; фортепианоның бер төре. Хәят Борһан абзыйдан рояль алдыртырга тырышып караса да, булдыра алмагач, өч-дүрт көн атасына караңгы чырай күрсәтеп йөрде дә ташлады. Ф.Әмирхан. Безгә килеп керү белән, ул һәрвакыт, рояль янына утырып, Чайковскийның «Сентиментальный вальс»ын уйный иде. Р.Батулла |