РО’ТОР и. лат. Турбина, электр двигателе, нефть бораулау машиналары һ.б.ш.ның әйләнә торган өлеше. Вышка артыннан ук, лебёдка, ротор, трослар һәм культбудка урнаштырылган тимер чаналарын өстерәп, өч-дүрт трактор да баржага керде. М.Хәсәнов