РОТА’ЦИЯ и. лат. 1) Әйләнеш, үз күчәре тирәли әйләнү 2) Берәр структураның элементларын эзлекле, даими рәвештә алмаштырып тору. Өстәвенә биредә кадрларны һөнәри үстерү өчен, горизонталь ротация ысулы актив кулланыла. Шәһри Казан 3) а.х. Чәчү әйләнеше циклында авыл хуҗалыгы культураларының бер әйләнеш ясавы. Дүрт басулы чәчү әйләнешендә ротация дүрт елга, алты басулы чәчү әйләнешендә алты елга сузыла. А.Фаткуллин 4) махс. Ротацион машина |