РОСТОВЩИК и. рус Процент белән бурычка акча биреп торып, шуннан табыш алып яшәүче кеше; рибачы. Беренче тапкыр ломбард Франциядә Людовик X (1461–1483) вакытында Төньяк Италиянең Ломбардия өлкәсеннән чыккан ростовщиклар (кешеләргә бурычка акча биреп торып, зур табыш алучылар) тарафыннан төзелә ---. Г.Исхакый. Джайнитларның дине игенчелек белән шөгыльләнергә комачау итә, дөресрәге, кушмый. Чөнки җир сөрү вакытында күпмедер бөҗәк, кортлар тапталып, сытылып үләләр бит. Әнә шуңа күрә джайнитлар – сәүдәгәрләр, ростовщиклар. М.Мәһдиев |