РО’МБИК I и. рус 1) Кечкенә ромб. Ундүрт телле, күрегенең алгы ягына ак буяу белән ромбик төшерелгән гармун әле дә бар ул. А.Хәлим 2) к. ромб (2 мәгъ.). Армия аркылы уздырасы иде бу егетләрне. Ромбик таксалар да, нидер җитеп бетми бит шул мәктәпне узмаганнарга. М.Мәһдиев. Якасына ромбик тагып, взвод командиры итеп чыгаралар. Р.Батулла 3) Ромб формасындагы берәр билге, значок һ.б.ш. Зәңгәр тышлы катыргы төрле кулларда йөреп уңды, рюмка төпләрендә йөзеп, кулдан-кулга күчеп-күченеп йөргән яшел ромбик эзсез югалды. Х.Ибраһим |