РОМА’ШКА и. рус бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан каурыйсыман телгәләнгән яфраклы, уртасы сары, таҗлары ак төстәге үлән үсемлек; бабүнә чәчәк; ак чәчәк. Кәрешкә, мәтрүшкә, кәккүк чәчәкләре, --- ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар белән чуарланган, әле чабылып өлгермәгән болынның хуш исле һавасына туйганчы иркәләндек. М.Әмир. Бәкәлләрен иркәләгән сусыл үләннәргә, ак башларын моңсу тибрәндергән ромашка һәм әнисләргә исе дә китмәде, уенда урманга барып җитү генә иде. Р.Мөхәммәдиев. Менә ул, кызның яшенчә, 17 бөртек ромашка санап алды да, гөлләмәне култык астына кыстырып, чыгу ягына кузгалды. Г.Гыйльманов |