РОМА’НТИКА и. фр. 1) к. романтизм. Тормыш һәм тарихтагы реаль вакыйгалар анда әкияткә хас нечкә романтика белән сугарылганнар. М.Җәлил. Без бит төньякка сезнең кебек «озын берлек» эзләп килмәдек, безне бу якларга романтика әйдәде. И.Хуҗин

2) Эмоциональлек, күңел күтәренкелеге тудыра торган, кешене алга әйдәүче хисләр, фикерләр. Чөнки яшьлектә барысы да матур, җиңел, барысы да романтика томанына төренгән, хыял канатларында уйнаклый торган була. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә