РОМА’НТИК II с. 1) Романтизм (1, 2 мәгъ.) рухындагы. Бурнашның «Таһир – Зөһрә», «Хөсәен мирза»лары шикелле романтик әсәрләре аша татар драматургиясе бу өслүбкә тугрылык сакларга тырыша ---. А.Әхмәдуллин. Тормыш, яшәеш хакында сүз алып барганда, традицион романтик прозадагы шикелле үк, автор яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык антитезаларына якыная. М.Кәбиров

2) Романтикага (2 мәгъ.) бәйләнешле. Синең белән очрашуның иң матур, иң романтик яклары гына күз алдына килә. Н.Нәҗми. Бер яшь егет Авангард урамында яшәүче сөеклесенә романтик сюрприз ясарга уйлый һәм аның өченче каттагы фатирына тәрәзәдән керергә карар итә. Безнең гәҗит. Елыгыз романтик очрашуларга, рәхәт мизгелләргә бай булачак. Кәеф ничек?

3) Хыялланучан, романтикага, хис-тойгыга бирелүчән, нечкә күңелле. Илназны Татар радиосы «Иң романтик җырчы» номинациясендә бүләкләде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә