РОМА’НТИК I и. лат. 1) Романтизм тарафдары. Менә француз язучысы һәм фәлсәфәчесе Роже Гароди «Ярларсыз реализм» китабының «Сен-Жон Перс» бүлегендә романтик шагыйрьләр иҗатының фәлсәфи асылы турында болай дип яза ---. И.Вәлиулла 2) Романтикага, хыялга бирелүчән кеше. Тормыш миңа романтик булырга түгел, реалист булырга куша. Х.Туфан. Поэзиягә җилле-давыллы, дәртле романтик буларак бәреп кергән --- Илдар Юзеев халыкны нәкъ шуның киресенә үгетләү юлына баса... Т.Галиуллин. Алсуланган «Әлмәт төннәре»ннән, «Ак куаклар күләгәсе»ннән Туфан җанындагы романтик Янарҗан Искәндәрне көненә берничә шигырь-җыр тудырыр дәрәҗәдә үзенә табындырган, --- һәр сулышын илһам чыганагы итеп бәяләгән Тәнәкә... Сөембикә |