РОМАНТИЗМ и. фр. 1) XIX йөзнең башында әдәбиятта һәм сәнгатьтә классицизмга каршы барлыкка килгән, идеаллаштырылган хисләр, идеаль геройлар сурәтләү белән мавыккан әдәби юнәлеш. Ибраһимовны, 1910–1912 нче еллар иҗаты белән бәйле рәвештә, галимнәр бертавыштан диярлек, асылда, романтизм вәкиле, дип игълан иттеләр. Ф.Яхин. Әдәбиятның халыкчанлыгы, тормыш белән бәйләнеш алымнары турында уйланыйкмы, реализм, натурализм, романтизм, символизм кебек иҗат юнәлешләре турында фикер туплыйкмы, күбесенә Г.Ибраһимов мирасыннан җавап булмаса да, мөнәсәбәт табарбыз. Ә.Дусайлы 2) Әдәбият һәм сәнгатьтә кешенең бөеклеген ачык образларда күрсәтергә омтылган һәм оптимизм белән сугарылган художество методы. Кешене иҗтимагый тирәлектән бәйсез итеп сурәтләү, образны гадәттән тыш зурайтып, калкытып һәм үткенәйтеп бирү дә – романтизм билгеләре. И.Нуруллин. Ул иң гади, әйтик, лап-лап басып йөргән чын җир кешесен дә бераз һавалырак итеп, җирдән күтәребрәк бирә, китапчарак әйтсәк, үзе дә сизмәстән, образларын романтизм белән сугара. Р.Батулла 3) кит. Романтиклык, чынбарлыкны идеаллаштыру, хыялга (тойгыга, хискә) бирелүчәнлек |