РОМАНС и. фр. 1) Тавыш һәм инструмент өчен язылган, җырдан катлаулырак, лирик характердагы музыкаль әсәр. --- минем шушы шигъри юлларым күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасы белән кушылу бәхетенә иреште. Һәм нәтиҗәдә дөньяга «Мин яратам Сезне» дигән яңа романс туды. Л.Шагыйрьҗан. Рөстәм Яхин – 300 дән артык җыр һәм романс авторы. Шәһри Казан 2) Гадәттә музыкага салына торган зур булмаган лирик шигырь |