РОМАН II с. лат. 1) Латин теле нигезендә барлыкка килгән тугандаш испан, португал, француз, итальян, румын, молдован һ.б. телләрне һәм шул халыкларны берләштергән, шуларга мөнәсәбәтле. Роман төркеменә керә торган халыклар --- Көньяк-Көнбатыш Европада яшиләр. Дөнья кисәкләре географиясе

2) Борынгы Рим культурасы нигезендә туган, шул культурага тыгыз бәйләнеше булган. Төрмәгә охшаулы авыр, салмак, караңгы роман чиркәүләре готика чиркәүләренә алмаша барганнар. Г.Гали. Роман стиле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә