РОМАН I и. фр. әд. 1) Гадәттә проза белән языла торган катлаулы сюжетлы зур әдәби әсәр. Роман халыкка, киләчәккә ышаныч рухы белән сугарылган. Х.Миңнегулов. Егерменче еллар азагында Кави Нәҗми, зурдан тотынып, вакытлыча исеме «Гарнизон» булган тарихи роман яза башлый. З.Зәйнуллин. Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәре басылып чыккач та, вакытлы матбугатта роман хакында шактый гына фикерләр күренде. Р.Рахман 2) сөйл. Ир белән хатын һәм егет белән кыз арасындагы мәхәббәт, сөешү бәйләнешләре. Кайчандыр уйнап кына башланган роман шулай итеп никахлашуга килеп җиткән иде. Р.Мирхәйдәров. Әйе, чүт-чүт кенә уйгыр театрының режиссёры белән роман булмый калды. Театр |