РОМ и. ингл. Шикәр камышының ачыган согыннан яки патокасыннан әзерләнгән көчле исерткеч эчемлек. Тәкәнәев аңа, ром салып, кружкасын сузды. Х.Камалов. Ниндиен телисез – ак аракы, коньяк, виски, ром? З.Хәким