РОЛЬ и. фр. 1) Сәхнәдә, кинофильмда артист (актёр) гәүдәләндергән драматик образ. Бу роль мине иҗади яктан шундый үстерде, халык та йөрде бит, мәгънәсе барып җитте тамашачыга. Ю.Сафиуллин. Роль уңышсыз чыга. Яңадан күнегүләр, репетицияләр башлана. Тагын уңышсызлык! Ләкин артист, сәнгатьне чын-чынлап яратса, чигенми. Р.Батулла. Фуат Халитовның тагын бер уңай ягы шунда ки, ул, кулына роль алгач, текст белән генә канәгатьләнми, эзләнә, шуның нәтиҗәсендә образның характерын ачуга ирешә. Шәһри Казан

2) Спектакль барышында артист тарафыннан башкарыла торган текст. Син бит каядыр тамада булып сарыф иткән вакытыңны роль өйрәнүгә багышлый алыр идең? Идел

3) Нинди дә булса эш, шөгыль; вазифа. Гафури, шул рәвешчә, «үле» сүзләрне – җөмләдә бернинди роль уйнамаган сүзләрне чыгарып ташлый. Н.Юзиев. Әгәр мәчет шушындый роль үти икән, димәк, дәгъвәтнең нәтиҗәсе бу, ягъни халык белән эшләү җимеш китергән. Безнең гәҗит

4) Кемнең яки нәрсәнең дә булса әһәмияте, эшкә яки вакыйгага катнашу яисә йогынты ясау дәрәҗәсе, керткән өлеше, хезмәте, тоткан урыны. Мәгърифәт, гомумән тәрбия турында сөйләгәндә, халкыбыз тарихында төп рухи роль уйнаган китап – Галиҗәнап Китап турында аерым әйтеп китү кирәк. Р.Фәйзуллин

Рольгә керү 1) Үзе башкарачак рольне, образны аңлау һәм үзен шул герой дип хис итә алу. Шулай ук, яшь кенә булсалар да, артистлар, рольгә кереп, хис белән, күңелләргә үтәрлек итеп уйныйлар. Ватаным Татарстан; 2) Үз вазифасын үзләштерү, үз хәленә төшенү. Әмма әнә шул хәер сорашучыларның күбесе профессиональ дәрәҗәсендә рольгә керә: авыру, гарип булып «уйный», бу аларның кәсебе икән бит! Сөембикә. Роль уйнау 1) Йогынты ясау, тәэсир итү. Миссионерлар, бигрәк тә Казан миссионерлары, Россиядә сәяси роль уйнарга һәм рус хөкүмәтен мөселман халыкларына каршы агрессив сәясәт юлына кертергә тырышалар. С.Максуди; 2) Әһәмияткә ия булу. Милли традицияләргә корылган гаилә милләт бөтенлеген саклауда, камил шәхес тәрбияләүдә алыштыргысыз роль уйный. Фән һәм тел. Бөтен заманча медианы күз уңында тотсак, һичшиксез, Интернет сәяси яңалыкларны җиткерү буенча хәлиткеч роль уйный. Кызыл таң; 3) Сәбәпче, этәргеч көч булу. Әйтик, музыканың авыруларны тернәкләндерүдә зур роль уйнаганын, төсләрнең дә теге яки бу авыруны дәваларга булышканлыгын беләбез. Шәһри Казан; 4) Берәр нәрсә функциясен үтәү, бурычын, вазифасын, хезмәтен башкару. Әлеге очрашу турында фикерләрне укыгач, үзебезнең татарда, республикабызда «иҗат интеллигенциясе» дип атарлык зыялылар даирәсе Татарстанның сәяси-иҗтимагый тормышында нинди роль уйный, алар хакимият белән ачыктан-ачык бәхәскә керерлекме, безнекеләрнең гражданлык кыюлыклары ни дәрәҗәдә, дигән сорау да туа. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә