РО’ЛИК и. нем. тех. 1) Кечкенә тәгәрмәч. Рояльгә роликлар кую

2) махс. Электр, телеграф чыбыкларын беркетү өчен, кәтүк формасындагы фарфор изолятор

3) тех. Механизмның кечкенә цилиндр яки кәтүк формасындагы әйләнә торган кисәге

4) Кыска метражлы телевизион яки кино тасмасы. Гади генә сценарий буенча төшерелгән ролик берничә көн эчендә әзер була. Шәһри Казан. Әлеге репортаж берничә көн дәвамында Интернетта иң популяр ролик булып торган. Татарстан яшьләре

5) сөйл. Хәрәкәт итү өчен, табанына кечкенә тәгәрмәчләр беркетелгән аяк киеме; роликлы тимераяк. Ә менә бейсбол, софтбол, каратэ, сквош һәм ролик спортына әлегә зур ярышларда урын табылмады. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә