РОКИРО’ВКА и. фр. 1) Шахмат уенында: уен барышында бер үк вакытта король һәм ладья белән йөреш ясап, ладьяны король янына китерү, корольне аның икенче ягына сикертеп кую. Икеләнгән пешкаларның кыйммәте берәрләп торган пешкаларныкына караганда түбән, рокировка ясагач, корольнең кыйммәте аңа кадәргедән артык була. Уйлаучы машиналар 2) күч. Урыннарын алмаштыру. Әлегә янкилар Мисырда уңышлы рокировка ясый алдылар: Мөбарәкне аның иярченнәре белән алыштырып торуга ирештеләр. Татарстан яшьләре. Бер нәрсә бәхәссез: Рөстәм Миңнеханов кадрлар белән эш иткәндә «рокировка», ягъни урын алмаштыру чарасын бик сирәк куллана. Безнең гәҗит |