РОЗЕ’ТКА и. фр. 1) Чәй янында варенье, бал салу өчен кечкенә тәлинкә 2) Кайбер үсемлекләрдә (мәс., бака яфрагы һ.б.) төрле якка нурлар сыман таралып китеп җиргә яткан яфрак төркеме. Яфраксыман лишайниклар тәңкә, розетка яки, гадәттә, теленмәле эре җәймә рәвешендә үсә. Биология. Аяк астында йомырка сыман яфраклар розеткасы. Робинзон эзләре 3) архит. Стена яки түшәмгә ябыштырыла торган, бер ноктадан төрле якка таралып киткән яфрак яисә чәчәк, таҗ яфракчыклары рәвешендәге бизәк 4) махс. Төрле яктырткыч, җылыткыч ише электр җиһазларын токка тоташтыру җайланмасы. Профессор стенадагы розеткадан папиросына ут алдырды. М.Мәһдиев. Көнкүрештә очсызлы розетка һәм озайткычлардан, кабызгычлардан файдаланырга ярамый: алар янгын чыгу куркынычын арттыра. Ватаным Татарстан |