РО’ЗА и. нем. бот. 1) Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан гадәттә төрле төстәге хуш исле катмарлы эре чәчәк ата торган, сабаклары чәнечкеле декоратив куак үсемлек һәм шул үсемлекнең чәчәге. Төн буе төшендә ниндидер бик матур бакчада роза чәчәкләре утыртып йөрде. Д.Булатова. Мисал өчен, өч хризантема ботагы, ике роза, болар янына тагын 2–3 яшел ботак та куеп, шуны матурлап төрсәләр һәм ялтыравык лента белән бәйләсәләр, 900 сумлык букет сезгә елмаеп тора дигән сүз. Татарстан яшьләре 2) диал. кулин. Майда йөздереп пешерелгән катлы җәймә; катлама |