РО’БОТ и. чех 1) Катлаулы яки сәламәтлек өчен зыянлы эшләр башкаруда кешене алмаштыру өчен хезмәт иткән автомат механизм. Шул [завод] ишекне атлап керүгә, алар кеше булудан туктыйлар, бина эчендәге станокларның, машиналарның бер өлешенә – роботларга әйләнәләр. Ә.Дусайлы. Дүрт аягы, сыгылмалы умырткалыгы, хәрәкәтләнә торган башы белән робот иң җитез ерткыч – гепардка охшатып ясалган. Мәдәни җомга

2) күч. Уйламыйча, механик рәвештә генә эш-хәрәкәт башкаручы. Мин, робот шикелле, моннан бер ай элек ятлап куйган сүзләремне әйтә башлавымны сизми дә калдым. Ә.Дусайлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә