РОБАГЫЙ и. фар. әд. Шәрык поэзиясендә афористик эчтәлекле дүртьюллыклардан гыйбарәт лирик жанр. Аның [Н.Арслановның] «Робагыйлар», «Афоризмнар» кебек шигъри бәйләмнәренә кергән фәлсәфи-лирик характердагы дүрт, икеюллыклары тарихи шәхесләр, ил-ватан, яшәү, үлем, мәңгелек, туган табигать турында җитди уйлануларны, сөземтә-күзәтүләрне эченә ала. Т.Галиуллин. Аның [Т.Миңнуллинның] робагыйларыннан Әлмәндәр карт мут елмаеп карап тора: хатын-кызга сокланып, эчкерсез шаяртып, --- Ходайга рәхмәтле булып... М.Галиев. Әллә нәрсә булды аңа: колагында робагый яңгырый, алдында – Укытучының галәм карасыдай кара күзләре... Х.Ширмән |