РИЯСЫЗ с. Эчкерсез, турылыклы, ихласлыкка нигезләнгән, саф; чын. Әле бу чакта сүз кирәкми, хисләр әле вакланмаган, иң риясыз уйлар бары тик бер генә затка төбәлгән чак... А.Гыйләҗев. Язам дисең икән, халык тормышына риясыз күз белән кара, аны өйрән, хыял канатларына күтәр, бәгыреңне телгәләгән уй-тойгыларыңны ак кәгазь битләрен көйдерерлек итеп яз да яз. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә