РИЯЛЫ с. 1. Икейөзле, ясалма, монафикъ, ялагай. Ошбу илле яшьләрендә улган Хикмәт хаҗи авылларда дәгел, шәһәрләрдә тиңе аз улган байларның бере улдыгы хәлдә чиксез надан, риялы, тәкәббер бер зат иде. Р.Фәхреддин. Хәсән мулла надан муллаларны, риялы суфыйларны, ялганчы ишаннарны сөйми. З.Һади

2. и. мәгъ. Икейөзле, монафикъ, ялагай, эчкерле кеше. Риялыдан рәхим көтмә. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә