РИЯЛАНУ ф. Кешегә күрсәтү өчен генә эшләү, ясалма кылану, икейөзлеләнү, монафикълану, ялагайлану. Рияның иң зарарлы төре – дин исеме белән риялану. Р.Фәхреддин. Андый бәндәнең гомумкешелек кыйммәтләрен дәгъва итүе, рияланып, шәхес хокукын даулап йөрүе мәгънәсезлек кенә түгел, хәтта зарарлы да. Мәдәни җомга

Риялана бару Торган саен күбрәк риялану

Риялана башлау Рияланырга тотыну

Рияланып тору Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында риялану. Шахмат тактасы зурлыгында гына бер хөкүмәт министры булуга карамастан, ул рус эмигрантлары алдында рияланып тормаган, тоткан да: «Мин моннан соң русча сөйләшмим», – дип приказ чыгарган. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә