РИЯ и. гар. Кешегә күрсәтү өчен генә эшләнгән, ихластан башкарылмаган эш, гамәл, икейөзлелек, ясалмалылык. Ният, күңел гамәле булганлыгы өчен анда рия булырга мөмкин түгел. Р.Фәхреддин. Ягъни кияүгә чыгу өчен, ислам динен кабул итү мәҗбүри булганга гына бу дингә күчмиме ул? Риядан гына, диюем. Г.Бәширов ◊ Рия сату Хәйләләү, чын хәлне яшерү, кыланган булу. Ыспай сүзле Иннокентий, клиентны кулдан ычкындырудан куркып, рия сата башлады. З.Мәхмүди |