РИШВӘТЧЕЛЕК и. 1) Ришвәт алучанлык, ришвәт алу гадәте. Ирексезләү, сату-алу, ришвәтчелек белән дөнья тулган. Р.Батулла. Түрәләр ришвәтчелек белән көрәшүнең тагын бер ысулын уйлап тапкан. Ватаным Татарстан

2) Ришвәтче булу. Әйтик, ришвәтчелеккә каршы нинди дә булса комитет оештырыла икән, аның башына, гадәттә, иң хәтәр ришвәтче куела. Татарстан яшьләре. Ришвәтчелеккә каршы республика комиссиясе Татарстанның Арча, Кукмара, Лениногорск, Кайбыч районнарына чыгып, андагы хәлне тикшергән. М.Закирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә