РИШВӘТ и. гар. Билгеле бер максатка ирешү өчен (гадәттә, законсыз эш эшләтү нияте белән), урындагы кешене сатып алырга теләп бирелә торган акча яки кыйммәтле әйбер. Ришвәт алу – нечкә нәрсә, прокурор аны җинаятьләр кодексы һәм хокук белеменә караганда да яхшырак белә иде. Р.Мирхәйдәров. Ришвәтне ничек төртү турында уйларга да өлгерми, түрәләр үзләре мөрәҗәгать итә: «Нәрсәң бар? Нәрсә алып килдең?». Ә.Дусайлы. «Күчтәнәч» кулдан-кулга күчү белән алыш-биреш ясалачагын алдан ук белеп торган оперлар килеп кереп, урындагы кеше тарафыннан ришвәт алу очрагын документлаштырып куя. Безнең гәҗит |