РИХЛӘТ и. гар. иск. 1) Күчеш, күченеп китү 2) Үлем, фани дөньядан бакый дөньяга күчү. Аллаһ аңа рәхимлерәк була: репрессияләрнең дулап кызган чагында гына Ризаэтдин бине Фәхреддин хәзрәтләре 1936 елда 77 яшендә дәрел фанәдин дәрел бәкага рихләт итә. Р.Батулла. Бар җиһанны бер итеп йөргән, гәүдәсе белән генә түгел, сүз әйтүеннән дә бүтәннәрне сытып китәрлек мондый мәһабәт затның шушы рәвешле рихләт кылачагын һичкем башына китермәгән иде. Ф.Яхин |