РИ’ФМАЛАШУ ф. Яңгырашлары аваздаш булып, рифма барлыкка китерү. Белмим, «торалар» белән «егалар» сүзләре никадәр уңышлы рифмалаша торгандыр? Р.Батулла. Строфада һәр дүрт юл рифмалаша, соңгы бишенче юллар үзара рифмалаша, хәтта бер үк сүз белән рифмалашырга мөмкин. Ф.Тарханова Рифмалаша төшү Күбрәк, әйбәтрәк рифмалашу Рифмалашып бару Һәрберсе, булган берсе рифмалашу. Ленар Шәехнең бу шигырендә фигыльләр һәрдаим башка сүз төркемнәре белән рифмалашып барса, ул бик ясалма килеп чыгар иде. Идел Рифмалашып бетү Барысы да рифмалашу Рифмалашып тору Бик нык рифмалашкан булу. «Әлдермеш»тә «Мамадыш» – «Париж» белән рифмалашып тора. Фән һәм тел |