РИ’ФМАЛАШТЫРУ ф. Рифмага салу, бер-берсенә ятышлы сүз куеп рифма ясау; шигырь юлларындагы ахыргы сүзләрне рифмалы итеп китерү. Кадыйров иптәш шигыренең бер куплетында «ясадык – ясадык» сүзләрен рифмалаштыра. А.Алиш. Җөмләләрне гади итеп кенә түгел, ничектер илһамланып, дүрт юлга бүлеп, рифмалаштырып язарга маташуымны күргән ул. Р.Корбан. Рух үзе сүзләрне рифмалаштыра, ритмга сала, фәлсәфәсен, строфикасын, башкасын таба, ягъни чын шигырьне яза. Казан утлары

Рифмалаштыра бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы рифмалаштыру

Рифмалаштыра башлау Рифмалаштырырга тотыну

Рифмалаштыра төшү Тагы да әйбәтрәк рифмалаштыру

Рифмалаштырып бетерү Ахырга хәтле, тулысынча рифмалаштыру

Рифмалаштырып җибәрү Бераз, берникадәр рифмалаштыру

Рифмалаштырып карау Рифмалаштырырга тырышу

Рифмалаштырып кую Алдан рифмалаштыру; рифмалаштырылган хәлгә китерү. Дәрес вакытында, укытучының кисәтүләрен колагына элеп тә бирмичә, иптәш кызы белән записка язышканда, очраклы рәвештә генә ике юлны рифмалаштырып куймасынмы! Шәһри Казан

Рифмалаштырып тору 1) Бертуктаусыз рифмалаштыру

2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда рифмалаштыру

Рифмалаштырып чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысынча рифмалаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә