РИ’ФМА и. гр. Шигырь юлларында соңгы өлешләрнең охшаш яңгырашы, аваздаш кабатлаулар; кафия. Хәсән Туфанны ал син. Анда, ичмасам, рифма дисәң дә рифма! Иярүчеләре дә шундук табылды. Газиз Әхмәтов шундый рифмалар белән яза. Ф.Хөсни. Әлеге строфа дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң килә торган кече цезуралы ун да тугыз үлчәве белән язылган, һәм анда ритм, рифма, паузалар гармоник рәвештә бербөтен итеп үрелгән. И.Ногман |