РИТУАЛЬ с. Дини йола буенча үткәрелә торган; дини йолага бәйләнеше булган. Йола, ритуаль уен һәм бию җырлары турында сөйләгәндә, без барыннан да элек әнә шул, бик борынгыдан килгән мифологик карашларга нигезләнергә тиешбез. Ф.Урманче. Таш гасырында кыя-ташларга төшерелгән ритуаль рәсемнәрне галимнәр хәзерге иң оста, иң атаклы рәссамнарның рәсеменә караган кебек кызыксынып карыйлар. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә