РИТУАЛ и. лат. 1) дини Нинди дә булса дини йоланы үтәү тәртибе. Йола-җыр текстлары исә нәкъ менә борынгыларның хуҗалык эшчәнлегенә һәм көнкүрешенә бәйләнешле әлеге йола, ритуаллар җирлегендә барлыкка килгәннәр. М.Бакиров

2) Гореф-гадәт буенча килә торган яки берәр нәрсәне башкаруда кабул ителгән тәртип-кагыйдәләр; церемониал. Андый ябык дини оешмага керү процедурасы – инициация – каты тикшерү һәм куркыныч ритуаллар аркылы башкарылган. Р.Сафин

3) сөйл. Гадәт, тәртип. Һәркөн йоклар алдыннан урамда йөреп керүне ул ритуал дәрәҗәсенә җиткерде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә