РИТО’РИКА и. гр. 1) Сүзгә осталык, ораторлык сәнгате һәм аның теориясе. Башта чичәннең турыдан-туры шәкертләре санала алырлык, үзләре дә рухы-күңеле белән аның фикердәше, теләктәше булган, үзләре дә татар риторикасының элгәрләре саналган шәхесләребезнең фикерләренә мөрәҗәгать итик. И.Низамов 2) Төзек, матур сөйләмгә, ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча филологик дисциплина. Гарәп телен һәм әдәбиятын, логика һәм риториканы (сүз сәнгате), гарәп һәм башка халыкларның хәрби сәнгатен өйрәнә. Ш.Рәфыйков 3) күч. Тышкы яктан эмоциональ яңгырашлы булып та, эчтәлексез, буш сөйләм. M.Крыймов, Ә.Түрәй, Г.Теләш, A.Әсгат, И.Йосфи кебек шагыйрьләр мирасында шигъри дәртне – риторика, гомумиләштерүне – буш сафсата, лиризмны коры хәбәр алыштырган мисаллар тулып ята. Т.Галиуллин. Шундыйларга, мәсәлән, «Ак сөяккә», --- «Мәҗүсиләр» кебек шигырьләрне кертергә мөмкин. Алар күтәрелгән темалары белән кызыклы гына. Әмма дә ләкин образсыз юллар, гади риторикадан уза алмау аркасында, бөтен куәткә яңгырый алмыйлар. Р.Миңнуллин. Кай урында Фәниярның уйлану-фикер йөртүләре публицистик риторикага әйләнеп китә. Алгы планга язучы калкып чыга. С.Хәкимова |