РИТО’РИК с. 1) Риторика кагыйдәләренә буйсынган, риторикага нигезләнгән 2) Сурәтләүдә күтәренкелек, эмоциональлек белән аерылып торган. --- поэманың байтак кына йомшак яклары да күренә. Акланмаган озынлык күзгә бәрелә, тасвирчылык, риторик купшылык үзен сиздерә. Р.Фәйзуллин. --- автор укучыны текстның башлам өлешеннән үк әзерләргә керешә. Анда ул шәкертләр адресына риторик характердагы гомуми сораулар юллый. В.Гарифуллин. Гамил Афзалның «Чәчәкләр бирегез» шигырендә аерым кешегә игътибарлы булуны, кеше кадерен ул исән чакта белдерүгә теләкне чагылдырган бик матур риторик өндәү мисаллары бар. Фән һәм тел 3) Сөйләүченең шартлы адресатка мөрәҗәгать итүеннән гыйбарәт, җавап таләп ителмәгән, сорау, өндәү формасындагы. --- табигать күренешләрен эзлекле рәвештә, эзмә-эз тасвирый алым белән күз алдына бастырган шигырьләргә тартым, җавап таләп ителми торган риторик эндәш («Күрәмсез, дустларым, көз килде...») белән башланып киткән тезмә күңелдә авыр, басынкы хисләр уята. Т.Галиуллин. Сөйләмнең аһәңен, эмоциональ тонын баетып килүче риторик сорау җөмләләр мәкальләрне формалаштыруда гаять уңышлы файдаланыла. Г.Нәбиуллина. Сөйләмнең эмоциональ яңгырашын баету өчен кулланыла торган алымнар риторик фигуралар була. Бу төркем фигураларның рәтенә риторик мөрәҗәгатьләр, риторик эндәшләр һәм өндәүләр керә. Н.Гәрәева |