РИ’ТМИКА и. гр. 1) Ритмның системасы һәм характеры. Әлеге шәкли эзләнүләр чынлыкта шигъри бизәкләрне, алымнарны үстерүгә, чагыштыру, рифма, ритмика, авазлар яңгырашы байлыгын арттыруга мәгълүм өлеш кертә. Т.Галиуллин. Аның сабый күңеленә, аңына җыр-шигырьнең мәгънәсеннән бигрәк моңы, көе, ритмикасы барып ирешә. Р.Миңнуллин 2) Ритм турында тәгълимат (мәс., музыкада, биюдә, шигырьдә һ.б.) 3) Аерым бер ритм белән башкарылган хәрәкәтләр |