РИ’ТМИК с. к. ритмлы. Әмма Тукай шигыренең иң гүзәл ягы --- ритмик музыкальлек югала. Юкса, Тукай шигырьләренең барысы да саз аккомпанементына көйләнгән. Н.Хисамов. Такташ шигырьнең ритмик төзелешен бетерергә димәсә дә, аны сөйләүгә җайлаштыру, стиль ягыннан яңарту турында гына сүз йөртсә дә, футуристлар, имажинистлар моны башкача аңладылар: алар, гомумән ритмик төзелеш бетәргә тиеш, дип чыктылар. Х.Госман |