РИТМ и. гр. 1) Нинди дә булса элементларның тигез үлчәү белән чиратлашып килүе. Таш урамнар аша эчкәрәк керсәң, кечкенә генә бер электр станцасы йөрәк тибешедәй тигез ритм белән бертуктамый эшләп тора. А.Алиш. Татар поэзиясенең егерменче елларда язылган үрнәкләрендә, кайбер юлларның кыскартылган яки озынайтылган булуына карамастан, һәркайсының нигезендә билгеле бер ритм бар. Х.Туфан. Ишетәм: тышта шыбырдап яңгыр ява, тигез ритм белән шаулап ява. М.Мәһдиев

2) Нәрсәнең дә булса билгеле бер эзлеклелектә барышы. Нәкышнең геометрик рәсеме интерьерның туры почмаклы архитектура формалары белән, аларның ритмы белән ярашып килә. Г.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә