РИСТАН и. рус гади с. 1) «Арестант» сүзеннән фонетик үзләшеп кабул ителгән, шул ук мәгънәне белдерә торган сүз. Сибгат ага Хәким, ярым шаяртып: «Ач торырга күнеккән ристан, каторжан», – дип әйтә торган иде. Р.Мостафин. Урамда малайлар мине ристан малае дип тотып кыйнагач, өйгә кайтып җылый идем. М.Маликова. Утыз сигезенче елны моны да ристан иткәннәр икән. С.Шәрипов

2) Ачулану, ризасызлык белдерү сүзе. Чаялыгы белән даны таралган Ситдыйк Мөнәвәрәсе: «Нигә минем хезмәт көннәремне урлап калдың, аксак ристан!» – дип, хисапчы Сабирның якасына ябышты. А.Расих. Гөлсем башта аптырап калды, аннан соң ачусыз гына кычкырырга тотынды: – Нишләвең бу, ристан? Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә