РИСВАЙ рәв. фар. Мәсхәрә, хурлык. Балаңны ташлау ил каршында оят, рисвай саналсын. M.Маликова

Рисвай галәм булу Адәм мәсхәрәсенә, дөнья хурлыгына калу, кеше каршында оятлы булу. Кыйналганнан бигрәк, рисвай галәм булудан кан басымы күтәрелгән тәмуг мәчесе укшый-укшый ятты да акча косарга тотынды. З.Мәхмүди. Рисвай галәм итү Хурлыкка калдыру, мәсхәрә итү. Рисвай кылыну Хурлыкка калдырылу. [Колшәриф хәзрәтләре] «Хаклык өстен чыгар, җаһилләр-наданнар рисвай кылыныр һәм хөкем ителер», – дип, изге сүзләрне мәҗлестә янә бер тапкыр кабатлады. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә