РИНГ и. ингл. 1) спорт Бокс һәм башка кайбер көрәш төрләре өчен канат белән уратып алынган мәйданчык. Боксны калдырып, әкренләп сәяси «авырлык» җыя башлады бугай дип уйларга да өлгермәдек, Кличконың киләсе елның язында тагын рингка чыгачагы мәгълүм булды. Шәһри Казан. Ул инде рингта унөч очрашу үткәрде һәм унөчендә дә җиңү яулады. Татарстан яшьләре

2) Күргәзмәдә нәселле этләрне күрсәтү мәйданчыгы

3) Тимераякта шуу өчен ясалма боз түшәлгән өслеге булган бина

4) Роликлы тимераякта йөгерү өчен асфальтланган мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә